Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Мәскәү Чишмәсе, Алан-Елга буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –  игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет һәм вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең (Түбән Кенә авылын да кертеп) имана җире 1940,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Балтач волостенда. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Карадуган авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Фән” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Галиуллин), 1950 елдан – “Кызыл чишмә” колхозы, 1960 елдан – Калинин исемендәге колхоз, 1987 елдан  Рәхимов исемендәге колхоз составында, 1995 елдан Рәхимов исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, дуңгыз асрау, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Халык саны

1782 елда – 79 ир-ат;
1859 елда – 262,
1897 елда – 386,
1908 елда – 425,
1920 елда – 323,
1926 елда – 301,
1949 елда – 208,
1958 елда – 179,
1970 елда – 160,
1979 елда – 118,
1989 елда – 84,
2002 елда – 81,
2010 елда – 109,
2015 елда – 108 кеше (татарлар).