Эчтәлек

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында Олы Лызи авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Починок Ярак Чурма исеме белән дә билгеле.

1860 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, балыкчылык, аучылык, киез-киез итек җитештерү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1890 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 371,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Шубан авыл җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Горький исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – А.Демаков), 1959 елдан – “Правда” колхозы, 1966 елдан “Алга” колхозы составында. 1997 елдан “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1989 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 2016 елдан башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Авыл клубы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1834 елда – 81,
1859 елда – 87,
1876 елда – 110,
1897 елда - 146,
1908 елда – 154,
1920 елда – 149,
1926 елда – 180,
1938 елда – 233,
1949 елда – 203,
1958 елда – 188,
1970 елда – 197,
1979 елда – 133,
1989 елда – 141,
2002 елда – 139,
2010 елда – 144,
2015 елда – 157 кеше (удмуртлар).