Эчтәлек

Авыл 1716 елдан мәгълүм. Иске Көшкәт авылыннан күченүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Карлыган, Заны исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук чабата үрү, киез итек басу һәм тукучылык кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда су тегермәне, бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1209,4 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Сизнер волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Урта Көшкәт авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Тыршись” колхозы оештырыла, 1933 елдан – “Вормон” колхозы, 1958 елдан – “Вперёд” колхозы, 1959 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1963 елдан – “Дружба” колхозы, 1990 елдан “Искра” колхозы составында. 1995 елдан “Искра” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1924 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык, 1982 елда – башлангыч (вакытлыча 1985 елга кадәр Түнтәр авылына күчерелә), 1985 елда – сигезьеллык, 1987 елда урта мәктәп (2003 елда яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

2003 елда мәктәпкә О.Н.Исаев – шул мәктәпне тәмамлаучы, очучы, РФ Герое исеме бирелә; мәктәп бинасында мемориаль такта куела.

Авылда мәдәният йорты (1987 елда яңа бина төзелә), Балтач балалар сәнгать мәктәбе филиалы, балалар бакчасы (2003 елда ачыла, 2015 елда мәктәпкә кушыла), фельдшер-акушерлык пункты (1959 елдан), китапханә (1930 елларда уку өе буларак ачыла) бар.

Мәдәният йорты каршында “Шулдыр жыт” удмурт фольклор ансамбле (1986 елдан, 1991 елдан халык ансамбле; оештыручысы – И.В.Ермаков) эшли.

2001 елда авылның Хәтер аллеясында “1941–1945 елларда Ватан өчен һәлак булганнарга” һәйкәл куела.

Халык саны

1746 елда – 113,
1763 елда – 123,
1795 елда – 364,
1811 елда – 171 ир-ат;
1859 елда – 371,
1884 елда – 352,
1897 елда – 321,
1905 елда – 465,
1920 елда – 567,
1926 елда – 541,
1938 елда – 524,
1949 елда – 330,
1958 елда – 215,
1970 елда – 248,
1979 елда – 216,
1989 елда – 186,
2002 елда – 222,
2010 елда – 222,
2015 елда – 231 кеше (удмуртлар).