Эчтәлек

Авылга XVIII йөз уртасына кадәр (башка версия буенча, XVII йөздә) нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе (1892 елда ачыла) эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 825 дисәтинә тәшкил итә.

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –  Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Куныр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Уял” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Д.Шамов), 1958 елдан “Активист” колхозы составында, 1996 елдан “Активист” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла (1967 елда яңа бина төзелә), 1991 елда башлангыч мәктәп – балалар бакчасы (яңа бина төзелә) итеп үзгәртелә.

1929 елда уку өе ачыла. Авыл клубы (1945 елдан, 1997 елдан яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1763 елда – 40,
1795 елда – 105,
1811 елда – 62 ир-ат;
1859 елда – 197,
1897 елда – 431,
1905 елда – 348,
1920 елда – 452,
1926 елда – 438,
1938 елда – 308,
1949 елда – 227,
1958 елда – 150,
1970 елда – 216,
1979 елда – 200,
1989 елда – 201,
2002 елда – 250,
2010 елда – 278,
2015 елда – 276 кеше (марилар).