Авыл 1678 елдан Түнтәр елгасы буендагы Пүчинкә буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, лашманлыкта эшли. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук сәүдә эше тарала.

Авылда 3 китапханә була: Ишми ишанның, шулай ук М.Шәмсетдиновның шәхси китапханәләре һәм “Шәмсия” мәдрәсәсе китапханәсе.

“Шәмсия” мәдрәсәсендә дин әһеле Сәгыйть әл-Бәрәскәви (?–1855) укыта. Мәдрәсәне тәмамлаучылар арасында – дин эшлеклесе, мәгърифәтче һәм астроном Ш.Күлтәси (1856/57–1933), җәмәгать һәм дин эшлеклесе Х.С. Мәсәгутов (1862–1930 елдан соң) бар.

XX йөз башында авылда 2 мәчет (1831 һәм 1912 елларда төзелә), 2 мәдрәсә мәктәп, су тегермәне эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 3204 дисәтинә тәшкил итә.

Түнтәр мәдрәсәләре

Беренче мәдрәсәгә 1827 елда мөдәррис Г.Сафиулла нигез сала (Сафиуллин). Тиздән ул төбәктә иң зур һәм атаклы мәдрәсәләрнең берсенә әйләнә. 1859–1875 елларда аны Г. Сафиулланың кияве Ш.Рәхмәтуллин җитәкли.

1877–1918 елларда мәчетнең имам-хатыйбы һәм мәдрәсәнең мөдәррисе И. Динмөхәммәтов була (Ишми ишан, 1842–1919), ул вакытта Түнтәр авылы кадимчелек үзәгенә әверелә, мәдрәсәдә катгый рәвештә бохара укыту системасы саклана.

1890 елда Ш.Рәхмәтуллинның улы, М.Ш.Шәмсетдинов (Мөхәммәтнәҗип Түнтәри, 1863–1930), Түнтәр мәчетенең икенче имамы итеп сайлана һәм үз мәдрәсәсен ача (“Шәмсия”). 1903 елда анда рәсми рәвештә яңача укыту ысулы кертелә.

Мөдәррисләр арасында дошманлык барлыкка килә. 1912 елда И. Динмөхәммәтовның астыртын эшләре нәтиҗәсендә М.Түнтәри имам вазыйфасыннан алына һәм авылдан китә. Яңача укыту ысулы кертелгән мәдрәсә хәйрияче-җәдидчеләр ярдәме белән эшен дәвам итә.

И. Динмөхәммәтов мәдрәсәсе 1919 елда, мөдәррисе атылганнан соң, ябыла. М.Түнтәри 1918 елда (1919 елда) яңадан авылга кайта, 1922 елда мәдрәсәнең совет законнары нигезендә өлкәннәр өчен дини уку йорты буларак теркәлүенә ирешә, ләкин ул 1 ел чамасы гына эшли.

1917 елдан соң

1921 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр районы үзәге, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Урта Көшкәт авыл җирлеге үзәге.

1932 елда авылда “Үрнәк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – С.Галиев), 1942 елда “Үрнәк” һәм Киров исемендәге колхозларга бүленә, 1963 елдан – “Дружба” колхозы, 1994 елдан “Түнтәр” колхозы составында. 1995 елдан “Түнтәр” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Дуслык” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү белән шөгыльләнә.

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1924 елда – тугызъеллык, 1927 елда – крәстиян яшьләр мәктәбе, 1937 елда – җидееллык, 1956 елда – башлангыч, 1960 елда – сигезьеллык, 1982 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Хәзер мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты (2015 елдан күп функцияле үзәк бинасында), балалар бакчасы, китапханә, мәчет бар (2000 елдан) бар.

Авылда мәдәни мирас объектлары сакланган:

  • XIX йөздә ачылган агач мәчет;
  • 1905 елда сәүдәгәр М.Хәкимов һәм 1912 елда сәүдәгәр А.Хәкимов акчасына төзелгән мәдрәсәләрнең таш биналары.

Авылдан 200 м ераклыкта Түнтәр известьташ чыганаклары бар.

Күренекле кешеләре

Гали ишан Түнтәри (1772–1874) – дин әһеле, галим, дин белгече;

Габделлатыйф Габделхәким улы Хәкимов (1839–1920) – 1 нче гильдия Уфа сәүдәгәре, Уфа шәһәренең нәселдән килгән мактаулы гражданы, меценат.

Халык саны

1811 елда – 439,
1859 елда – 1132,
1884 елда – 1341,
1905 елда – 1420,
1920 елда – 1609,
1926 елда – 1441,
1938 елда – 1213,
1949 елда – 827,
1958 елда – 559,
1970 елда – 527,
1979 елда – 546,
1989 елда – 536,
2002 елда – 564,
2010 елда – 591,
2015 елда – 553 кеше (татарлар).