Авылга XVIII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Околоток 1-я Ушма исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле –игенчелек, терлекчелек.

1867–1872 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1891 елда ачыла), 2 тимерче алачыгы, бакалея кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2573 дисәтинә (Югары Ушма һәм Урта Ушма авыллары белән бергә) тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Кече Лызи авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Ленин сюрес” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.И.Гринёв), 1938 елдан – Киров исемендәге колхоз, 1952 елдан – “Победа” колхозы, 1959 елдан Ленин исемендәге колхоз составында. 1996 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Сорнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Сорнай”, “Ушма” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә, кирпеч заводында эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Авылның көнбатыш ягында Түбән Ушма кирпеч балчыгы чыганаклары бар.

Күренекле кешеләре

Ф.Ф.Фадеев (1876–1962) – педагог, ТАССРның атказанган укытучысы, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры.

Халык саны

1920 елда – 376,
1926 елда – 392,
1938 елда – 413,
1949 елда – 343,
1958 елда – 343,
1970 елда – 369,
1979 елда – 353,
1989 елда – 291,
2002 елда – 355,
2010 елда – 316,
2015 елда – 329 кеше (удмуртлар).