Олуг Мөхәммәд хан эшчәнлеген һәм Казан ханлыгының оешуын өйрәнүгә ихтыяҗ тууга немец историографиясендә фәннең интернациональләшүенең объектив процессы, шулай ук чит ил историографиясенә карата каршылыкларны җиңеп чыгу кирәклеге сәбәп була. Әлеге мәсьәләдә рус (совет, Россия) историографиясе әзме-күпме өйрәнелгән булса, немец, англия-америка, төрек, япон һәм башка тарих мәктәпләренең тәҗрибәләре әлегә җитәрлек өйрәнелмәгән.

Казан ханлыгына нигез салучы турындагы мәсьәләдә немец тикшеренүчеләре гомумән бердәм – Урта Иделдә татар дәүләтенә нигез салучы, алар фикеренчә, Олуг Мөхәммәд була. Немец галимнәре, Россиянекеләр кебек, мәсьәләне төрлечә чишәләр, Казан ханлыгы кайсы дәүләтнең дәвамчысы. Бу хакта тикшеренүчеләрнең өч фикере бар. Немец тарихчылары ханлык полиэтник дәүләт булган дип раслыйлар. Казанда халык саны барлык күрше илләрдән күчеп килү аркасында арта. Дәүләтнең полиэтник характеры Казанда хан хакимиятенең көчсезлегенә сәбәп була. Күпчелек немец тарихчылары Казан ханлыгына нигез салучы дип Олуг Мөхәммәдне саныйлар. Әмма дәүләтнең оештырылу вакыты буенча бердәм фикер юк.

Сылтама ясау өчен: Гатин М.С. Улуг-Мухаммед и образование казанского ханства в трудах немецких историков // Научный Татарстан. 2017. №1. С.5–10.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Гатин Марат Салават улы, тарих фәннәре кандидаты, доцент, Казан (Идел буе) федераль университеты, e-mail: marat_gata@mail.ru