Нигездә азык-төлек складлары, ашлык амбарлары, элеваторлар, тегермәннәрдә тереклек итә.

Татарстан территориясендә тегермән, он һәм бөртекле ашлык утчыллары киң таралган.

Тегермән утчыллары (Ephestia kuehniella) республиканың барлык районнарында очрый. Канат җәеме 20-25 мм, алгы канатлары – соры төстә, китекле ике ак сызыгы һәм кара төстәге буй-буй аркылы сызыклары һәм нокталары бар. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, ачык-сары, алсу, кайвакыт яшькелт төстә була. Башлыча он, ярма, сохари һәм башка ашамлыкларны зарарлый.

Он утчылы (Pуralis farinalis) бөтен җирдә таралган, канат җәеме 30 мм га җитә, алгы канатлары – канат төбендә һәм очында шәмәхә-көрән, уртада көлсу-соры сызык үтә, арткы канатлары караңгы соры төстә, борылма сызыклы. Ел буена утчылларның 5 буыны үсеп өлгерә. Кортының озынлыгы 20 мм га җитә, саргылт-ак төстә, сирәк кенә кыска сызыклар белән капланган; ашлык, он, ярма, печән, көрпә һәм кондитер азыкларын зарарлый.

Ашлык утчылы (Ephestia elutella) ТРның кайбер районнарында гына очрый. Канат җәеме 17 мм га җитә, алгы канатлары җирәнсу-соры, арткы канатлары – тонык-соры. Кортының озынлыгы 17 мм га җитә, кызгылт-алсу яисә сарырак төстә, ашлык продуктларын зарарлый.

Көрәш чаралары амбарларны, ашлык эшкәртү предприятиеләрендәге биналарны, машина һәм инвентарьларны әзерләү, чистарту һәм утчылларның таралуын кисәтүдән гыйбарәт. Физик-механик ысул: ашлык һәм ярмаларны чистарту, онны иләү, тузан суырткыч белән стена, идән, машиналарны чистарту, ашлыкны ион нурлар белән дезинсекцияләү; химик ысул: аэрозоль һәм газ белән дезинсекцияләү (хлорофос, тиофос, хлорпикрин) һәм башкалар.