Биографиясе

1930 елның 23 августында Мөслим районы Мөслим авылында туа.

Мәскәү нефть институтын тәмамлаганнан соң (1954), Татарстан фәнни-тикшеренү институтында эшли, директор урынбасары (1967 елдан).

1976 елдан Нефть-газ сәнәгате фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) бүлеге башлыгы, 1982 елдан Бөтенсоюз континенталь шельфның нефть һәм газ ресурсларын үзләштерү фәнни-тикшеренү һәм проект-конструкторлык институты директоры.

1995 елдан «Нефтеотдача» фәнни-техник компаниясе президенты киңәшчесе.

2000 елдан Россия җылылык-энергетика инновацион компаниясендә, Фәнни-техник үсеш департаментының директор-координаторы (2002 елдан).

Максутов торбаларда парафин утырмаларын булдырмау буенча теоретик һәм эксперименталь эшләр үткәрә, углеводородлар чыгару технологияләрен эшли һәм гамәлгә кертә.

Уйлап табуга 200 елдан артык авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

СССР ФАнең академик И.М.Губкин исемендәге (1982), СССР Дәүләт (1989) бүләкләре лауреаты. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре             

Теория и практика газлифта. М., 1987 (автордаш).

Әдәбият            

Мелуа А.И. Геологи и горные инженеры России. М.-СПб., 2000.