- РУС
- ТАТ
Алар җан башына һәм имана салымы түләү урынына казна яки хосусый предприятиеләрдә эшләргә тиеш булалар, ягъни аларга беркетеләләр. Үсә баручы сәнәгатькә булышлык күрсәтү һәм аны эшче көчләр белән тәэмин итү өчен ирекле ялланган эшчеләр җитмәгәнлектән, хөкүмәт дәүләт крәстияннәрен мануфактураларга беркетүне киң куллана (гадәттә, вакыты күрсәтелмичә, ягъни гомерлеккә беркетеләләр).
Формаль яктан казна эшенә беркетелгән крәстияннәр дәүләт милке саналалар, ләкин чынлыкта, алпавытлар крепостной крестияннәргә ия булган кебек, аларга сәнәгатьчеләр ия булалар.
XVIII йөздә — XIX йөз башында Казан губернасының Мамадыш, Чистай һәм Спас өязләре крәстияннәре Вятка һәм Пермь төбәкләрендәге казна тау заводларына беркетелгән була. Мәсәлән, 1798 елда Ижевск тимер эшләү һәм Вознесенск бакыр кою заводларында 2635 казна эшенә беркетелгән крәстияннәр эшли. Эш һәм яшәү шартлары авыр булу аркасында казна эшенә беркетелгән крәстияннәр качалар, баш күтәрәләр.
XVIII йөз ахырында хөкүмәт крәстияннәрне заводларга яңадан теркәүне туктата.
Казна эшенә беркетелгән крәстияннәр категориясе 1861 елда крепостнойлык хокукы бетерелгәч юкка чыгарыла.
Панкратова А.М. Формирование пролетариата в России. М., 1963.
Автор — Р.Х.Хәйретдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.