Самара мещаны Давид Маркович Гран милке.

1900 елның 21 гыйнварында ачыла, 1916 елга кадәр эшли.

Штатта 7 кешедән алып (1902 ел) 45 кешегә кадәр (1915 ел) хезмәткәр исәпләнә.

Казан губернасы өязләренең земство идарәләре хисаплары (1904 ел), «Казанская газета» (1907, 1908, 1912, 1914 еллар), «Земская неделя» журналы (1915 ел), Казан телефон челтәре әбунәчеләре исемлеге (1907, 1908, 1912, 1914 еллар), «Казан ветеринария институты гыйльми язмалары» журналы («Учёные записки Казанского ветеринарного института» 1908, 1909, 1912, 1914 еллар), «Казан халыкара күргәзмә күрсәткече» («Указатель Казанской международной выставки» 1909 ел), Таҗетдин Ялчыголның «Рисалә-и Газизә» китабы (1912 ел), «Цивиль земство җыелышлары карарлары» («Постановления цивильских земских собраний» 1913 ел), «Казан яхта клубы уставы» («Устав Казанского яхт-клуба» 1915 ел) һәм башкалар басыла.