Биографиясе

1893 елның 18 июле, Вятка губернасы, Глазов өязе Кистем авылы — 1942 ел.

1915–1917 елларда Россия армиясендә хезмәт итә, Шадрин шәһәрендәге 139 нчы пехота полкы рядовое.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң полк комитеты әгъзасы, взвод командиры.

1918–1920 елларда Гражданнар сугышы фронтларында: Уралда, Урта Азиядә, Казакъстанда.

1920 елда ТАССР Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссары.

1921–1923 елларда Симферополь округы башкарма комитеты рәисе.

1923 елдан Казанда, Сембердә, Үзбәкстанда партия, хуҗалык эшендә.

1931–1933 елларда Эшче-крәстияннәр инспекциясе халык комиссариаты әгъзасы, 1933 елдан РСФСР Игенчелек халык комиссариаты әгъзасы (Мәскәү).

Татар милли хәрәкәте, пантюркизм тарихы буенча хезмәтләр авторы. Сталинның милли сәясәтен яклый, милли мәсьәлә буенча М.Солтангалиев карашларына каршы чыга.

Нахакка репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Истәлеге

Исеме Казан урамына бирелә.

Хезмәтләре    

Татар-башкортлар Кызыл Армия сафларында. К., 1925;

Пантюркистическая контрреволюция и её агентура «султангалеевщина». К., 1931;

Идеология национал-фашистов (султангалеевщина и иттихадисты). Таш.-Самарканд, 1932;

О контрреволюционной деятельности татаро-башкирской националистической буржуазии (идеология национал-фашистов). Таш.-Самарканд, 1932.

Әдәбият 

 Сайдашева М. Касимов Галиулла Сынгатуллович // Борцы за счастье народное. К., 1967;

шул ук. Велением сердца // Вечерняя Казань. 1987. 19 марта.