Эчтәлек

Авылга XVIII йөздә нигез салына. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан –  Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Югары Субаш авыл җирлеге составына керә.

1932 елда авылда “Уңыш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Рамазанов), 1950 елдан – “Марс” колхозы, 1976 елдан Тукай исемендәге колхоз составында, 1995 елдан Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2008 елдан Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1941–1960 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Хәзер авыл клубы, мәчет (1996 елдан) бар.

Сасна Пүчинкәсендә Г.Тукайның балачагы уза, авыл зиратында аның әнисе Мәмдүдә Зиннәтулла кызы Тукаева җирләнгән (1864–1890).

Халык саны

1884 елда – 104,
1905 елда – 184,
1920 елда – 197,
1926 елда – 193,
1938 елда – 233,
1958 елда – 153,
1970 елда – 126,
1979 елда – 129,
1989 елда – 117,
2002 елда – 128,
2010 елда – 128,
2015 елда – 116 кеше (татарлар).