Авыл 1664 елдан Пустошь Норма буларак мәгълүм. 1930 еллар уртасына кадәрге рәсми чыганакларда Олы Норма исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тегүчелек, балта эше, урман кисү, чабата үрү, сәүдә эше тарала.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, мәхәллә мәктәбе (1908 елда ачыла), 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1338,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның – 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Норма авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда Сталин исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Хәлиуллин), 1961 елдан – “Коммунизмга” колхозы, 1963 елдан Тимирязев исемендәге колхоз составында. 1995 елдан “Ромашка” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2012 елдан Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә “Профиль”, “Управление”, “Юлчы”, “МДСУ-1”, Тимирязев исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә эшли, сарык асрау, ит-сөт терлекчелеге, яшелчә үстерү, бөртекле ашлык орлыкчылыгы белән шөгыльләнә.

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1951 елда – җидееллык, 1960 елда – сигезьеллык (1977 елда яңа бина төзелә), 1984 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, Балтач балалар сәнгать мәктәбе филиалы, Арча агросәнәгать һөнәри көллиятнең 2 нче филиалы (1978 елдан), китапханә, мәчет (1999 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

С.Н.Нәфыйкова (1925 –2012) – механизатор, тракторчы, Социалистик Хезмәт Герое.

Халык саны

1782 елда – 139 ир-ат;
1834 елда – 512,
1859 елда – 729,
1884 елда – 770,
1897 елда – 733,
1908 елда – 826,
1920 елда – 836,
1926 елда – 830,
1938 елда – 846,
1949 елда – 772,
1958 елда – 577,
1970 елда – 547,
1979 елда – 581,
1989 елда – 536,
2002 елда – 1062,
2010 елда – 1264,
2015 елда – 1283 кеше (татарлар).