Эчтәлек

Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Олы Норма исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук вак һөнәрчелек тарала.

XX йөз башында мәктәп, мәчет эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 546,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Балтач шәһәр җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Чапаев исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Г.Садыков), 1935 елда “Кызыл партизан” колхозы итеп үзгәртелә, 1959 елдан – Ленин исемендәге колхоз, 1996 елдан Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында, 2003 елдан Ленин исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2006 елдан “Сорнай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

1930 елда авылда – уку өе һәм кызыл почмак, 1962 елда клуб ачыла. 2000 елда “Гыйльфан” мәчете төзелә.

Авыл тирәсендә Курмала археология табылдыклары (неолит, бронзаның соңгы чоры дәверләре) ачыклана.

Халык саны

1782 елда – 58 ир-ат;
1834 елда – 219,
1850 елда – 253,
1859 елда – 257,
1897 елда – 370,
1908 елда – 400,
1920 елда – 333,
1926 елда – 355,
1938 елда – 312,
1949 елда – 247,
1958 елда – 179,
1970 елда – 167,
1979 елда – 141,
1989 елда – 96,
2002 елда – 118,
2010 елда – 149,
2015 елда – 152 кеше (татарлар).