Эчтәлек

Авылга XVII йөздә нигез салына (башка версия буенча, 1750 елда). Революциягә кадәрге чыганакларда Куремшур исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1896 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 483,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Куныр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Далтон” колхозы оештырыла (беренче рәисе – В.Андреев), 1950 елдан – “Комбайн” колхозы, 1958 елдан “Активист” колхозы составында, 1996 елдан “Активист” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1947 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – җидееллык, 1955 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2010 елда ябыла.

Хәзер фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1763 елда – 27 ир-ат;
1859 елда – 142,
1884 елда – 207,
1905 елда – 252,
1920 елда – 272,
1926 елда – 271,
1949 елда – 204,
1958 елда – 154,
1970 елда – 103,
1979 елда – 79,
1989 елда – 74,
2002 елда – 70,
2010 елда – 57,
2015 елда – 61 кеше (удмуртлар).