Авыл 1619 елдан мәгълүм. XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда 2 мәчет була: беренчесе – 1844 елда (1930 елда ябыла), икенчесе 1855 елда (совет чорында ябыла) төзелә, 1914 елда мәдрәсә ачыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1914,2 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Арбор волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Куныр авыл җирлеге үзәге.

1931 елда авылда “Кызыл терәк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Г.Әхмәтшин), 1935 елда “Правда” колхозы итеп үзгәртелә, 1944 елда ике колхозга бүленә: “Правда” һәм “Мәгариф”, 1958 елда “Правда” колхозы “Коммунизм таңы” итеп үзгәртелә, соңрак Тукай исемендәге колхоз, 1963 елда “Якты юл” колхозы итеп үзгәртелә. 2005 елдан “Якты юл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1980 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (яңа бина төзелә).

2002 елда мәктәптә “Авыл тарихы” музее ачыла (Т.Г.Газыймҗанов башлангычы белән). Мәктәп бинасында шул мәктәпне тәмамлаган Советлар Союзы Герое Х.С.Сабиров истәлегенә мемориал такта куела.

Хәзер авылда мәдәният йорты (1960 елдан), китапханә, (1935 елдан, 1923 елдан – уку өе), балалар бакчасы (1975 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1944 елдан), мәчет (1992 елдан) бар.

Авылда Советлар Союзы Герое Х.И.Ибраһимовның туган йорты сакланган.

Күренекле кешеләре

Х.Г.Гәрәев (1935 елда туган) – ТАССР һәм РСФСРның атказанаган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, алдынгы “Якты юл” колхозы рәисе (1969–2001 елларда);

Х.И.Ибраһимов (1912–1975, авыл зиратында җирләнгән) – подполковник, Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1859 елда – 777,
1884 елда – 1104,
1905 елда – 1236,
1920 елда – 1868,
1926 елда – 1724,
1938 елда – 305,
1958 елда – 811,
1970 елда – 832,
1979 елда – 819,
1989 елда – 770,
2002 елда – 854,
2010 елда – 869,
2015 елда – 843 кеше (татарлар).