Эчтәлек

Авылга XVII йөздә руслар нигез сала. XVIII йөздә Чепьядан удмурт крәстияннәре күчеп утыра.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 549,8 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Куныр авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Комбайн” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Т.Королёв), 1958 елдан “Активист” колхозы составында, 1996 елдан “Активист” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2000 елдан “Активист” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

1921 елда авылда – башлангыч мәктәп (2011 елда ябыла), 1924 елда уку өе ачыла.

Халык саны

1746 елда – 18,
1763 елда – 26,
1795 елда – 42,
1811 елда – 33 ир-ат;
1859 елда – 179,
1884 елда – 197,
1905 елда – 235,
1920 елда – 257,
1926 елда – 240,
1949 елда – 170,
1958 елда – 110,
1970 елда – 57,
1979 елда – 45,
1989 елда – 53,
2002 елда – 51,
2010 елда – 49,
2015 елда – 50 кеше (удмуртлар).