Авылга XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Чутай исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук күн эшкәртү кәсепчелеге тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була. 1892 елда икенче мәчет төзелә.

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 822,4 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Вятка губернасының Малмыж өязе Түбән Чутай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Нөнәгәр авыл җирлеге составына керә

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 2011 елда ябыла. 1932 елда “Ирек” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Гарипов), 1956 елдан Вахитов исемендәге колхоз составында, 2009 елдан “Нөнәгәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә һәм “Кызыл юл” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли, нигездә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Хәзер авыл клубы, фельдшер-акушерлык пункты (2007 елда яңа бина төзелә), мәчет (2007 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

И.Г.Абдуллин (1942 елда туган) – химия фәннәре докторы;

Г.Г.Габдрәхимов (1906–1994) – Социалистик Хезмәт Герое, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 458,
1884 елда – 659,
1905 елда – 890,
1920 елда – 951,
1926 елда – 891,
1938 елда – 567,
1949 елда – 335,
1958 елда – 190,
1970 елда – 190,
1979 елда – 145,
1989 елда – 117,
2002 елда – 100,
2010 елда – 92,
2015 елда – 90 кеше (татарлар).