Авыл 1678 елдан мәгълүм. 1920 елларга кадәрге рәсми чыганакларда Иске Кенәбаш һәм Яңа Кенәбаш авылларына бүленә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылд мәчет, мәдрәсә, 2 су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 809,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 1 февраленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Карадуган авыл җирлеге составына керә.

1930 елда авылда “Марс” колхозы оештырыла, 1953 елдан – “Авангард” колхозы, 1959 елдан – Калинин исемендәге колхоз, 1987 елдан Рәхимов исемендәге колхоз составында. 1994 елда “Игенче” колхозы итеп үзгәртелә, 1995 елдан авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы күбесенчә шул кооперативта эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1920 елда авылд – башлангыч мәктәп, 1930 елда – уку өе, 1954 елда китапханә ачыла.

Хәзер авылда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы (1994 елдан), авыл клубы, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.

1988 елда Советлар Союзы Герое Б.С.Рәхимов бюсты (скульпторы – Х.Мостафин) ачыла, аннары Түбән Кенә авылына күчерелә.

Күренекле кешеләре

Г.Г.Саберова (1948 елда туган) – филология фәннәре кандидаты;

Р.Г.Хәйретдинов (1935–2007) – тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы һәм РФнең атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 30 ир-ат;
1859 елда – 507,
1897 елда – 677,
1908 елда – 750,
1920 елда – 776,
1926 елда – 864,
1938 елда – 581,
1949 елда – 531,
1958 елда – 525,
1970 елда – 539,
1979 елда – 535,
1989 елда – 323,
2002 елда – 329,
2010 елда – 344,
2015 елда – 335 кеше (татарлар).