Эчтәлек

XVIII йөздә Норма авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Норма, Кармала, Биктимер исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук умартачылык, чана ясау, чабата үрү кәсепчелеге тарала.

1912 елда мәчет төзелә.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 546,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Балтач волостенна керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Балтач шәһәр җирлеге составына керә.

1931 елда авылда Разин исемендәге колхоз оештырыла, 1950–1992 елларда Ленин исемендәге колхоз составында.

Халык саны

1782 елда – 58 ир-ат;
1834 елда – 88,
1859 елда – 92,
1897 елда – 146,
1908 елда – 179,
1920 елда – 183,
1926 елда – 190,
1938 елда – 181,
1949 елда – 139,
1958 елда – 178,
1970 елда – 128,
1979 елда – 86,
1989 елда – 14,
2002 елда – 1,
2010 елда – 1 (татарлар),
2015 елда – даими яшәүчеләр юк.