Авыл 1678 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Вужгурт исеме белән дә искә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. XX йөз башында авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе, бакалея кибете, сишәмбе базары эшли (1941 елда ябыла).

Авыл җәмәгатенең имана җире 949 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Вятка губернасының Малмыж өязе Чепья волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Түнтәр, 1932 елның 2 мартыннан – Балтач, 1938 елның 4 августыннан – Чепья, 1958 елның 16 июленнән – Балтач, 1963 елның 1 февраленнән – Арча, 1965 елның 12 гыйнварыннан Балтач районында.

Хәзер Борнак авыл җирлеге составына керә.

1930 елда “Выль улон” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Шишкин), 1950 елдан – Чапаев исемендәге колхоз, 1995 елдан “Шушма” колхозы составында. 1996 елдан “Шушма” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2012 елдан “Борнак” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

1920 еллар башында авылда – башлангыч мәктәп (1969 елда яңа бина төзелә; 2015 елда ябыла), 1931 елда уку өе ачыла.

Авыл клубы (1967 елдан), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

Н.М.Никифоров (1954–2005) – удмурт язучысы, прозаик.

Халык саны

1763 елда – 92 ир-ат;
1795 елда – 171,
1811 елда – 227,
1850 елда – 231,
1859 елда – 262,
1884 елда – 339,
1897 елда – 377,
1905 елда – 347,
1920 елда – 518,
1926 елда – 490,
1938 елда – 516,
1949 елда – 337,
1958 елда – 291,
1970 елда – 301,
1979 елда – 263,
1989 елда – 177,
2002 елда – 176,
2010 елда – 165,
2015 елда – 150 кеше (удмуртлар).