Тарихы

Авыл 1779 елдан мәгълүм.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1889 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет, 2 су тегермәне була.

1889–1891 елларда мәчетнең икенче имамы – татар мәгърифәтчесе, галим Р.Фәхретдин була. Шул вакытта авылда мәдрәсә төзелә, шунда укыта.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2415 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мәсгут волостенә керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Илбәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Куйбышев исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – Х.Хәбибуллин). 1958 елда аның составына «Ирекле» колхозы керә (Ирекле авылы). 1960 елда колхоз «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозы составына керә (Мәсгут авылы).

1979 елда Ирекле, Тархан авыллары, Тырыш поселогы белән бергә мөстәкыйль «Янтарь» колхозы булып бүленеп чыга.

Авыл үсешенә совхоз директоры, ТРның һәм РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Р.Ә.Мөхәммәдъяров зур өлеш кертә (1981–1984 елларда), аның җитәкчелегендә күпер, терлекчеләр өчен бина, остаханә, гараж, торак йортлар һәм хакимият биналары төзелә.

1997 елдан «Янтарь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2007 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына керә.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда мәчет бинасында клуб урнаша.

1924–1984 елларда авылда башлангыч мәктәп (1958 елда яңа бина төзелә), 1988 елда яңадан ачыла, 1991 елда – тулы булмаган урта, 1994 елда – урта, 2008 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (1993 елдан элекке совхоз идарәсе бинасында урнаша).

1997 елда балалар бакчасын, медицина пунктын, китапханәне, мәдәният йортын, мәктәпне үз эченә алган комплекс төзелә.

2002 елда мәктәп музее ачыла (нигез салучы – А.С.Латыйпова). Экспозиция Р.Фәхретдиннең тормышы һәм эшчәнлегенә, нумизматикага, авыл тарихына, Советлар Союзы Герое Ә.И.Вәлиев тормышына багышлана.

Авылда башлангыч мәктәп, мәдәният йорты, китапханә (1956 елдан), балалар бакчасы (1964–1968 елларда, 1985 елдан), фельдшер-акушерлык пункты эшли.

2014 елда мәчет төзелә.

Авыл янында археология объектлары табыла: Сасы Күл туктаулыгы – бронза гасыры истәлеге; Сасы Күл туктаулыгы II (авыл зираты янында) – буралы курган культурасы истәлеге.

Күренекле кешеләре

Ә.И.Вәлиев (1924–1975) – Советлар Союзы Герое (1991 елда аңа һәйкәл куела).

Халык саны

1859 елда – 426,
1889 елда – 768,
1897 елда – 784,
1920 елда – 951,
1926 елда – 579,
1938 елда– 609,
1949 елда – 338,
1958 елда – 339,
1970 елда. – 313,
1979 елда. – 236,
1989 елда – 165,
2002 елда – 289,
2010 елда – 255,
2015 елда – 266 кеше (татарлар).