Россиядә беренче һөнәри уку йортлары 1860 елларда барлыкка килә, нигездә, алар шәһәр һәм земство үзидарә органнары башлангычында ачылалар һәм шулар карамагында булалар. Һәр уку йорты җирле хакимият органнары тарафыннан расланган үз уставы буенча эшли; уку срогы һәм уку программалары Халык мәгарифе министрлыгы күзәтүендә булмый.

Казан губернасында һөнәри уку йортлары

Төбәк территориясендә шәһәр үзидарә органнары тарафыннан Казан Александр (1875) һәм Алабуга (1887) һөнәр училищеләре ачыла.

1895 елда Халык мәгарифе министрлыгында Сәнәгать училищеләре департаменты булдырыла, һөнәри уку йортларының типлаштырылган уставлары раслана (аларны күзәтү губерна халык училищеләре дирекцияләренә тапшырыла), һөнәри белем бирүне үстерүгә дәүләттән акча бүлеп бирелә башлый. Шулай итеп, күп дәрәҗәле һөнәри белем бирү системасы формалаштырыла. Заманча урта махсус белем бирүгә туры килгән югары звено урта техник училищеләрдән тора. Аларда, нигездә, техниклар, шулай ук һөнәри уку йортлары өчен укытучы кадрлар әзерләнә; училищене иң яхшы тәмамлаучыларга югары техник уку йортларына керү хокукы бирелә. Түбән техник училищеләр һәм статусы буенча аларга тигез булган һөнәр училищеләре шулай ук югары квалификацияле белгечләр әзерлиләр, алардагы һөнәри әзерлек гомуми белем бирү белән туры килә, аларны тәмамлаучылар җитештерүдә яисә һөнәри уку йортларында техниклар, десятниклар, мастерлар була.

Һөнәри укучылар мәктәпләрендә һәм түбән һөнәр мәктәпләрендә һөнәрчеләр һәм эшчеләр әзерләнә, һөнәри әзерлек гомуми белем белән, әмма башлангыч мәктәп базасында тулыландырыла. Һөнәри белем бирүнең түбән буынын һөнәри укыту остаханәләре тәшкил итә.

Төбәк территориясендә Казан сәнәгать училищесе (1897) эшли, аның составында урта химия-технология, түбән механик, химия-технология, төзелеш училищеләре була. Моннан тыш Чистай шәһәрендә һөнәр училищесе (1896 елда ачылган түбән һөнәр мәктәбеннән 1907 елда оештырыла), Алабугада һөнәри укучылар мәктәбе (1899 елда уставтан тыш һөнәр училищесеннән үзгәртелә), Буада (1892), Бөгелмәдә (1896), Зөядә (1906), Лаешта (1910), Мамадышта (1912) түбән һөнәр мәктәпләре, авылларда якынча 20 һөнәр укыту остаханәләре, шул исәптән Питрәч сәнгать-һөнәр укыту остаханәсе, Балык Бистәсе сәнгать-һөнәр остаханәсе, Чабаксар сәнгать-һөнәр остаханәсе ачыла. Александр һөнәр училищесе 1917 елга кадәр Казан шәһәр идарәсенә буйсына һәм үз уставы буенча эшли. Барлык һөнәри уку йортларында якынча 2 мең укучы санала, 100 дән артык укытучы эшли.

ТАССРда һөнәри уку йортлары

Октябрь революциясеннән һәм земство һәм шәһәр үзидарә органнары бетерелгәннән соң, барлык һөнәри уку йортлары дәүләт карамагына күчә. Гражданнар сугышы елларында аларның күбесе ябыла, калганнары расланмаган мәгариф стандартлары белән эшли. 1919 елда СССР Мәгариф халык комиссариаты системасында Һөнәри белем бирү баш идарәсе (Главпрофобр) булдырыла, 1920 елның августында гомуми урта белем һәм һөнәри квалификация бирүче һөнәри-техник мәктәпләр, 4–5 еллык уку йортлары турында Нигезләмә раслана. Мондый уку йортлары киң таралыш алмый, ТАССРда Казан, Чистай, Алабуга һөнәр училищеләре һөнәри-техник мәктәпләр итеп үзгәртелә.

1922 елдан сәнәгать предприятиеләрендә булдырылган фабрика-завод өйрәнчеклеге (ФЗӨ) мәктәпләре системасы үсеш ала; укыту-методика мәсьәләләре буенча алар һөнәри белем бирү баш идарәсе карамагында була. Уку вакыты 2 ел тәшкил итә, укыту җитештерүдә эшләү белән бергә алып барыла. 1929–1930 елларда ёөнәри белем бирүнең үзәкләштерелгән җитәкчелеге бетерелә, һөнәри-техник мәктәпләр ябыла, ФЗӨ предприятиеләр карамагына тапшырыла, уку вакыты 1 елга кадәр, ә күп белгечлекләр буенча ярты елга кадәр кыскартыла. 1933 елда ТАССРда 22 ФЗӨ мәктәбе санала, аларда 3 мең укучы укый. Интенсив индустрияләштерү шартларында һөнәри белем бирүнең үзәкләштерелгән системасы булмау, укыту срогының кыскалыгы һәм гадилеге югары квалификацияле эшчеләрнең кискен җитешмәвенә китерә.

СССР ЮС Президиумының 1940 ел 2 октябрь Указы белән Дәүләт хезмәт резервлары баш идарәсе булдырыла (1946 дан — министрлык), аңа барлык һөнәри уку йортлары һәм уку йортларын тәмамлаучыларны оешмаларга бүлү тапшырыла; ФЗӨ белән беррәттән 2 еллык һөнәр училищеләре булдырыла. ТАССРда 1941 ел ахырына 9,4 мең укучы белән 11 һөнәр училищесе эшли, ФЗӨдә 5 мең кеше укый. Бөек Ватан сугышы елларында 58 мең квалификацияле эшче әзерләнә, 1946–1955 елларда һөнәр училищеләрен 29,5 мең, ФЗӨ мәктәпләрен 22 мең кеше тәмамлый. 1958–1959 елларда ёөнәри белем бирүдә реформа уздырыла, Дәүләт хезмәт резервлары министрлыгы Һөнәри белем бирү дәүләт комитеты итеп, һөнәр училищеләре һәм ФЗӨләр 2 еллык шәһәр һәм авыл һөнәри-техник училищеләре (ПТУ) итеп үзгәртелә. Аларга 8 еллык мәктәпне тәмамлаучылар кабул ителә; тулы урта мәктәп базасында берьеллык техник училищеләр булдырыла.

1960 еллардан авыл ПТУ челтәре үсеш ала, аларда авыл механизаторлары әзерләнә (ТАССРның күп районнарында ачыла). 1970 елда ТАССРда 69 ПТУ эшли, 29 мең кеше тәмамлый. КПСС ҮК һәм СССР МСның 1969 ел 2 апрель карары белән ПТУлар акрынлап 3 еллык урта һөнәри-техник училищеләргә үзгәртелә, аны тәмамлаучылар диплом белән бергә урта белем турында аттестат ала. 1984 елга ТАССРда училищеләрнең яртысыннан артыгы урта һөнәри-техник училищегә (СПТУ) әверелә. КПСС ҮКның 1984 ел апрель Пленумы карары белән СССР мәгариф системасында реформа кысаларында барлык ПТУлар СПТУ итеп үзгәртелә, укучылар җыю планы кискен киңәйтелә.

1984 елда ТАССРның 124 училищесендә 69 мең кеше укыса (22%ы 8 класс тәмамлаучылар), 1988 гә СПТУлар саны 150 гә җитә, һөнәри белем бирү учреждениеләренә тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаучыларның 37%ы җибәрелә (бу күрсәткечне 47%ка җиткерү планлаштырыла). СПТУлар челтәренең көчәйтелгән үсеше һәм тизләтелгән гомуми урта белем бирүнең тискәре яклары да була. Гомуми урта белемнең һәм ПТУларда һөнәри әзерлек дәрәҗәсе түбән кала, аларны тәмамлаучыларның яртысыннан азрагы гына белгечлек буенча эшли. Казан һәм Чаллы ПТУларына авыр тәрбияләнүче укучыларны туплау яшүсмерләрнең криминаль төркемнәре үсешенә китерә. КПСС ҮКның 1988 ел февраль Пленумы карары белән гомуми һәм һөнәри белем бирү җитәкчелеге берләштерелә (ТАССРда һөнәри белем бирү дәүләт комитеты кыскартыла, һөнәри уку йортлары Мәгариф министрлыгы карамагына күчә, укучылар җыю планы бетерелә, училищеләр мөстәкыйль рәвештә белгечлекләр исемлеген һәм укыту планын булдыру мөмкинлеген алалар).

Татарстанда һөнәри уку йортлары

Базар икътисадына күчү һөнәри белем бирү системасында кризиска китерә. 1990 елларда РФдә башлангыч һөнәри белем бирү уку йортларының яртысыннан артыгы ябыла, укучылар саны 5 тапкыр кими. ТРда дәүләт ярдәме аркасында училищеләрнең күп өлеше саклана, әмма укучылар саны 2 тапкырдан артык кими, матди база начарлана. 2017 елда Татарстанда 91 һөнәри уку йорты, шул исәптән 40 лицей, 2 көллият, 52 училище, 40 авыл хуҗалыгы, 3 елга һәм 2 тимер-юл уку йорты эшли. 29 уку йорты Казанда, 7 се Чаллыда, 7 се Түбән Камада, 24е ТРның башка шәһәрләрендә, 31е район үзәкләрендә һәм авылларда урнашкан. Башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 68817 кеше укый.

Әдәбият

Низшее профессиональное образование в Казанской губернии. К., 1909; 

Очерки истории профессионально-технического образования в СССР. М., 1981.