- РУС
- ТАТ
галим агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1970), профессор (1972)
1920 елның 20 апреле, Пенза губернасы, Краснослободский өязе Акчеево авылы — 1986 елның 14 гыйнвары, Ленинград.
Казакъстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамланган соң (1950), Бөтенсоюз үсемлекчелек институтында (Ленинград) эшли; Пушкино лабораторияләрендә яшелчә культуралары фәнни төркеме җитәкчесе (1951–1955).
1955 елдан Майкоп тәҗрибә станциясенең (Краснодар крае) яшелчә культуралары лабораториясе мөдире.
1958 елдан Бөтенсоюз үсемлекчелек институтында: директор урынбасары һәм бакча культуралары лабораториясе мөдире (1958–1965), интродукция һәм яңа культуралар бүлеге җитәкчесе (1965–1975). Дөньядагы кыярлар коллекциясе эше белән җитәкчелек итә (1952 елдан), бер үк вакытта бакча культуралары (карбыз, кавын) буенча тикшеренүләр уздыра. Кыярлар коллекциясе һ.б. культуралар белән эшләгәндә чәчәк ату биологиясе, эволюция һәм җенес генетикасы, селекциядә гетерозисны өйрәнү һәм куллану, авыруларга чыдамлык мәсьәләләренә зур игътибар бирә.
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.
Огурцы. М., 1963 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.