Биографиясе

1951 елның 15 августында Мәскәүдә туа.

Н.А.Семашко исемендәге Мәскәү стоматология институтын тәмамлаганнан соң (1974), шунда эшкә калдырыла.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре бит нервы зарарланган очракта вегетатив-кан тамырларындагы һәм трофик тайпылышларны, деафферентация синдромын өйрәнүгә карый. Мегдятов тарафыннан Россолимо-Мельнерсон-Розенталь синдромын, өч япьле бит невралгиясен, алгы баскычсыман мускул синдромын, гепатоцеребраль дистрофияне, биттәге авырту синдромнарын, умыртка сөягенә функциональ блокада ясагандагы авырту синдромын, бит нервы невропатиясен, муен остеохондрозы вакытындагы скаленус-синдромны дәвалау ысуллары тәкъдим ителә.

Уйлап табуга 10 авторлык таныклыгы бар.

Хезмәтләре      

Невралгия тройничного нерва. М., 1999.