Биографиясе

1902 елның 1 октябре, Казан – 1969 елның 29 октябре, шунда ук.

Хезмәт ияләренә физик белем бирү буенча баш хәрби мәктәпне (1923 ел, Мәскәү), Казан педагогия институтын (1951 ел) тәмамлый.

1 нче кышкы Бөтентатар физик культура бәйрәмендә, 1 нче Бөтенсоюз спартакиадасында (1928 ел) катнаша.

1923 елда Татарстан хәрби комиссариатында спорт һәм армиягәчә хәзерлек буенча өлкән инструктор; 1923–1927 елларда Кызыл Армия команда составының Казан, Краснодар, Әзәрбайҗан мәктәпләрендә – физик культура; 1927–1934 еллар, 1936–1941 еллар, 1946–1962 елларда Казан педагогия институтында физик тәрбия һәм спорт кафедрасы укытучысы, 1931­–1962 елларда кафедрасы мөдире; бер үк вакытта, 1931–1933 елларда Казан физик культура техникумы директоры.

1934–1936 елларда ТАССР ҮБК каршындагы Физик культура югары советының җаваплы секретаре, 1941–1943 елларда 17 нче запастагы пехота полкының (Казан) чаңгы буенча әзерлек инструкторы.

1943–1944 елларда Мәскәү хәрби округы штабы каршында физик әзерлек башлыгы ярдәмчесе.

1944–1945 елларда Татарстан хәрби комиссариатында гомуми хәрби өйрәтүләр бүлеге инструкторы, бер үк вакытта хәрби кафедрасы башлыгы (1946–1948 еллар), Казан педагогия институтының физик тәрбия һәм спорт факультеты деканы (1949–1953, 1957 еллар), спорт гимнастикасы, җиңел атлетика, чаңгыда һәм тимераякта узышу спорты, бокс, фехтование, волейбол буенча ТАССР җыелма командалары тренеры, спорт судьяларын, спорт секцияләре җитәкчеләрен, физик культура укытучыларын әзерләү һәм яңадан әзерләү курслары инструкторы.

Бүләкләре

Медальләр, ТАССР ЮС Президиумы Мактау грамоталары (1946, 1962 еллар) белән бүләкләнә.

Әдәбият

Бобырев Н.Д. Гладков С.Н. (хроникально-документальное исследование жизни и деятельности). Казань, 2003.