- РУС
- ТАТ
Атамасы грекчадан autos – үзем, bios – яшәү, grapho – язам сүзләреннән ясалган.
Автобиография алымнары Мәхмүд Болгариның «Нәһҗ әл-фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы», 1358), Мөхәммәдъярның «Төхфә-и мәрдан» («Егетләр бүләге», 1539–1540) әсәрләрендә үк очрый. Лирик чигенешләрдә авторлар үзләре һәм иҗатлары турында хәбәрләр бирәләр. Аерым очракларда китапны күчерүче хаттат яңа мәгълүматлар, мәсәлән, авторның үлгән елын өстәп куя.
Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәрләр буларак, авторның тормышы, аның хаҗ кылуы тасвирланган «Мөхәммәдәмин сәяхәте»н (1783) һәм «Рихләт әл-Мәрҗани»не («Мәрҗани юлына басу», 1879) атарга мөмкин.
Соңрак атобилграфия жанрына Г.Тукай («Исемдә калганнар», 1909), М.Гафури («Шагыйрьнең алтын приискасында», 1931) мөрәҗәгать итә.
Бу жанрда шулай ук Х.Туфан («Бәлки, шагыйрь булмас та идем», 1970), С.Хәким («Үзем турында», 1971) һ.б. да язалар.
Автор – Ш.Ш.Абилов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.