Биографиясе

1914 елның 15 марты, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы Семёновка авылы – 1943 елның 27 сентябре, Днепропетровск өлкәсенең Солянск районы Войсковый поселогы.

1938 елдан Кызыл Армиядә. Совет-фин сугышында катнаша (1939–1940).

1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1248 нче танкка каршы истребительләр полкында (12 нче армия) туп төзәүче. Көньяк-Көнбатыш фронты гаскәрләре составында Сталинград сугышында катнаша (1942–1943).

1943 елның сентябрендә Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә, уңъяк ярда плацдарм өчен сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган авылында мәктәп һәм урам С.Әбелханов исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

Тюльников Л.К. Герои Советского Союза – горьковчане. Горький, 1981.

За Отчизну, свободу и честь. Горький, 1984. Кн. 6.