Биографиясе

1946 елның 9 августында Казан шәһәрендә туган.

Казан авиация институтын тәмамлый (1974). 1968–1980 елларда һәм 1994 елдан «Радиоприбор» заводында: өлкән техник, инженер, махсус конструкторлык технология бюросы башлыгы, директор. 1980–1994 елларда «Волна» җитештерү берләшмәсендә (Беларусь Республикасы, Гродно шәһәре) баш инженер (1987 елдан), генераль директор (1992 елдан). Аның җитәкчелегендә продукциянең яңа төрләре үзләштерелә.

2004 елдан Татарстан Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены, медальләр белән бүләкләнә. ТРның атказанган машина төзүчесе (1996), СССР һәм РФнең мактаулы радисты (1983, 1996), ТР Дәүләт бүләге лауреаты (2005).