Биографиясе

1915 елның 18 июне, хәзерге Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Яңавыл авылы – 2004 елның 26 декабре, Казан.

Оренбург педагогика институтын тәмамлый (1938). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1958–1986 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында эшли.

Фәнни иҗаты

Мөхәммәдъярның тормыш юлын һәм ижатын өйрәнә, аның «Төхфә-и мәрдан» («Егетләр бүләге») һәм «Нур-ы содур» («Күңелләр нуры») поэмаларын бүгенге әдәби телгә күчерә, басмага әзерли: кереш сүз, искәрмәләр, комментарийлар яза һәм сүзлек төзи.

Баласагуни, Кол Гали, Харәзми, Мәхмүд Болгари, Хисам Кятиб, Мәүла Колый иҗатларына караган хезмәтләр авторы.

Бүләкләре

1 нче дәрәжә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Борынгы татар әдәбияты. Казан, 1963 (автордаш).

Татар әдәбияты тарихы. Казан, 1984. Т.1 (автордаш).