Эчтәлек

1898 елның 23 мае, Сембер шәһәре 1970 елның 16 июле, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген 1916 елда Сембер шәһәре татар театры труппасында башлый. Гражданнар сугышы елларында фронт театр труппаларында, аннан соң рус театрларында уйный.

19271931 елларда Театр сәнгате үзәк техникумының драма бүлегендә МХАТ режиссеры Б.М.Сушкевич классында укый.

19311944 елларда (өзеклекләр белән) Татар академия театрында актер һәм режиссер булып эшли.

19351936 елларда Әстерхан театры баш режиссеры.

Барон («Тормыш төбендә», М.Горький), Президент («Мәкер вә мәхәббәт», Ф.Шиллер), Мигуэль («Салют, Испания!», А.Н.Афиногенов), Вершинин («Бронепоезд 14-69», Вс.В.Иванов), Беркутов («Бүреләр һәм сарыклар», А.Н.Островский), Эскал («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир), Сәләхи («Шәмсекамәр», М.Әблиев) кебек рольләрне башкаруы Булатовны татар театр сәхнәсе осталары рәтенә чыгара.

1930 еллар режиссура үсешендә дә аның өлеше зур. Көнбатыш Европа классик репертуарыннан ул куйган пьесалар (Ф.Шиллерның «Мәкер һәм мәхәббәт» «Коварство и любовь», 1932; «Юлбасарлар» «Разбойники», Казан Зур драма театры, режиссер В.А.Чиркин белән берлектә, 1934), шулай ук хәзерге заман рус драматурглары пьесалары буенча куелган («Курку» «Страх», А.Н.Афиногенов, 1933; «Эскадраның һәлакәте» «Гибель эскадры», А.Е.Корнейчук, 1934) спектакльләре зур уңышка ирешә.

Татар авторлары әсәрләрен куйганда, психологик реализм мәктәбе тәҗрибәсенә таянып, режиссер идея позициясенең төгәллегенә, ачык һәм калку форма булдыруга ирешә. К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр» (1931), Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» (1935), Т.Гыйззәтнең «Бөек борылыш» (1931) һәм «Зәңгәр болын» (1933) пьесалары буенча куелган спектакльләрдә әсәрләрнең эстетик эчтәлеге жанр һәм сәхнә үзенчәлеген төгәл тоемлау ярдәмендә ачыла.

Булатов спектакльләрендә зур, этаплы рольләрне М.Мутин, Ш.Шамильский, Н.Таҗдарова, Ф.Ильская, Г.Ибраһимова, Х.Әбҗәлилов, Х.Уразиков, Х.Сәлимҗанов кебек татар театрының танылган актерлары уйный.

1936 елда, режиссурадан нигезсез рәвештә читләштерелгәннән соң, Казан театр техникумында укыта башлый. 19401952 елларда аның директоры була.

Укучылары арасында Ш.Биктимеров, В.Минкина, А.Арсланов һәм башкалар бар.

19541958 елларда Әлмәт татар драма театрында баш режиссер. Анда ул А.Н.Арбузовның «Яшьлек белән очрашу» («Встреча с юностью», 1952), Р.Ишморатованың «Бай кияү», «Омтылыш» (1954), Ш.Камалның «Томан арты» (1955), Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр» (1957), яшь драматурглар Ш.Шаһгали, С.Кальметов, Х.Вахит, М.Хәсәнов, И.Абдуллин пьесаларын сәхнәләштерә.

Әдәбият

Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. 50 ел. Әлмәт, 1994;

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство. 19411956. К.,1997.

Автор Р.М.Игъламов