Эчтәлек

1929 елның 25 апреле, Баулы районы Кызылъяр авылы — 2018 елның 11 гыйнвары, Казан.

1944—1949 елларда Дәүләт театр сәнгате институтының (ГИТИС, Мәскәү) Татар студиясендә О.И.Пыжова һәм Б.В.Бибиков остаханәсендә укый, 1954 елда шул ук институтның актерлар факультетында И.М.Раевский курсын тәмамлый.

1949—1950 елларда Казан яшь тамашачылар театрының татар труппасы составында эшли. Баян сылу («Козы көрпеш белән Баянсылу», Г.Мөсрәпов), Клариче («Болан патша», К.Гоцци), Людмила («Васса Железнова», М.Горький), Булат, Сөмбел («Бишек җыры», «Илдус», Д.Аппакова), Зөһрә («Үги кыз», А.Әхмәт) рольләрен башкара.

1950 елдан Татар академия театры сәхнәсендә. Беренче рольләреннән үк (Илсөяр — «Маякчы кызы», Г.Гобәй повесте буенча; Әсмагөл — «Ачык алан шаулый», С.Кальметов; Вера — «Соңгылар», М.Горький) үзен МХАТ мәктәбенең лаеклы вәкиле итеп таныта. Актриса иҗатында образның тирән психологизмы һәм эчке дөньясының эзлекле рәвештә ачылуы башкаруда милли традицияләр үзенчәлекләре белән оста итеп үрелеп бара.

Галиеваның Гайни («Бәхетсез егет», Г.Камал, 1955), Негина («Талантлар һәм аларга баш иючеләр», А.Н.Островский, 1956), Корделия («Король Лир», У.Шекспир), Айсылу («Ташкыннар», Т.Гыйззәт, 1976) рольләрен башкаруы Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә образны ачуга яңалык кертү дип билгеләнә. Актрисаның бу рольләре үзәк матбугатта уңай бәяләнә.

Н.Исәнбәтнең «Гөлҗамал» спектаклендә Гөлҗамал ролен башкаруы (1963) Казан театр тормышында зур вакыйга буларак кабул ителә. Героиняның прототибы — күренекле татар актрисасы С.Гыйззәтуллина-Волжская — спектакльнең премьерасында була һәм актрисаның эшенә югары бәя бирә. Бу рольдә бәхеткә, теләгенә ирешүдә үз ихтыяры белән эш итү хокукын яклардай алдынгы, көчле хатын-кызларның җыелма образы гәүдәләнә. Актрисаның бу образны тудырганда ирешкән лирик дулкынлануы һәм тирән драматизмы, эчке һәм тышкы ышандыру көче аны татар театр сәнгатенең зур осталары рәтенә чыгара.

Тормыш дөреслегенә турылыклылыгы, гәүдәләндерә торган персонажының һәр кыланышын нигезли белүе аңа комик һәм үткен сатирик пландагы рольләрдә дә бертигез дәрәҗәдә ышандырырлык итеп уйнарга ярдәм итә (Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт; Дилбәр — «Американ», К.Тинчурин; Полина — «Бер төн», Б.Л.Горбатов; Дорина — «Суган суфые», Ж.Б.Мольер; Беатриче — «Хатыннар гайбәте», К. Гольдони).

1990 елдан Галиева Татар академия театры каршындагы «Инсаният» труппасында эшли, анда Людмила («Сагыш», А.Галин), Луиза («Улларым», Р.Җиһаншина) рольләрен башкара.

1971 елдан Казан консерваториясендә, Казан театр училищесендә (1971—1989), Казан мәдәният һәм сәнгать университетында (1971—2007) укыта.

Медальләр белән бүләкләнә.

А.Ә.Галиева Гөлҗамал (Н.Исәнбәтнең шул исемдәге әсәре) ролендә

Әдәбият

Илялова И. Театр имени Камала. К., 1986;

Даутова Р. Асия Галеева: «Для меня все время горит свет» // Татарстан. 2009. № 4.

Автор — Ю.А.Благов.