Сәләнгеш елгасының уң кушылдыгы (Олы Сөлчә, Олы Чирмешән елгалары бассейны).

Озынлыгы 11,9 км, бассейнының мәйданы 48,5 км2. Нурлат районы территориясеннән ага. Елга башы Бутаиха поселогыннан 3 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Мамык авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 160 м, тамагыныкы – 80 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 86%.

Бәрле елгасының 1 дән алып 2,9 км га кадәр озынлыктагы 5 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,46 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,11-0,25 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су мул һәм җәен бик сай булуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 95 мм, ташу агымы катламы 80 мм. Язгы ташу, гадәттә, март ахыры – апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга ноябрьнең беренче ун көне эчендә туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,025 м3/с.

Суы бик каты (язын 9-12 мг-экв/л, кышын һәм җәен 20 мг-экв/л дан артыграк). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 500-700 мг/л.

Су ресурслары сугару өчен кулланыла.