Биографиясе

1918 елның 15 апреле, хәзерге Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Әхмәт авылы – 1979 елның 29 апреле, шунда ук.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында (1939–1940) катнаша. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 9 нчы аерым гвардия разведчиклар ротасының отделение командиры (11 нче гвардия армиясенең 11 нче гвардия укчылар дивизиясе). Көнбатыш, Брянск, Балтыйк буе, 2 нче Балтыйк буе һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү яны (1941–1942), Белоруссияне, Балтыйк буен азат итү сугышларында, Көнчыгыш Пруссия операциясендә (1945) катнаша.

1944 елның 13 июнендә Аметус шәһәре (Литва) янында барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Әхмәт урта мәктәбе (Башкортстан) директоры урынбасары булып эшли.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Книга 3.

Алёшкин А.М. Сердцем на амбразуру. Иркутск, 1983.