Гомуми мәгълүмат

Удмурт Республикасының үзәк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1935 елда оештырыла. Мәйданы – 2445 кв.км. Үзәге – Ува поселогы (Ижевск шәһәреннән 96 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 38285 кеше (2015 ел). Татарлар саны 2010 елда – 811 кеше(1959 елда – 1279, 1970 елда – 926, 1979 елда – 781, 1989 елда – 886, 2002 елда – 919 кеше).

Алар, нигездә, Ува поселогында, шулай ук «Петропавловское» һәм «Каркалайское» муниципаль берәмлекләр территорияләрендә яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

Район территориясендә татарлар 1920 еллардан яшиләр, агач эшкәртү сәнәгатендә эшлиләр. 1923 елда Ува поселогын нигезләгән беренче күчеп утыручылар арасында Идел буеннан килгән унҗиде гаилә була, алар башка агач әзерләүчеләр һәм сезонлы эшчеләр белән бергә Ижевск металлургия комбинаты өчен агач һәм утын әзерләүдә катнашалар.

Хәзерге вакытта Татар мәдәнияте үзәге (рәисе – Д.Г.Хәйбрахманов), Ува поселогында мәчет эшли.