Эчтәлек

Биографиясе

1888 елның 14 марты, Самара губернасы, Яңа Үзән районы Алтата авылы – 1954 елның 6 июне, Казан.

«Заһидия» (Оренбург шәһәре, 1902–1912), «Галия» (Уфа, 1915 елга кадәр) мәдрәсәләрендә укый.

Казан педагогия институтын тәмамлый (1931).

1924 елга кадәр укыта, Саратов өлкәсенең Дергачи районы халык мәгарифе бүлегендә эшли.

1930 елдан Татар коммунистлар университетында, 1937–1952 елларда Казан педагогия институтында укыта.

Хезмәтләре X–XIV йөзләрдә Кама-Идел болгарлары әдәбиятына, Мәхмүд Болгариның «Нәһҗ әл-фәрадис» кулъязмасын өйрәнүгә карый.

Урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен дәреслекләр, хрестоматияләр, уку-укыту программалары авторы.        

Автор — Р.Р. Мусабәкова