Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салынган Олы Кошман һәм Кече Кошман авыллары кушылу нәтиҗәсендә 1948 елда барлыкка килә.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында ике авылның да халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда волость идарәсе, 3 мәчет, 2 мәдрәсә, 1 су һәм 6 җил тегермәне, 11 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2652,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Олы Кошман авылы Казан губернасының Зөя өязе Кошман волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантоны составында. 1927 елның 14 февраленнән – Ульянково, 1927 елның 1 августыннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1965 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Кошман авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Олы Кошман авылында “Активист” колхозы, 1931 елда Кече Кошман авылында “Ударник” колхозы оештырыла, 1950 елда алар “Активист” колхозына берләштерелә, 1959 елда Сталин исемендәге колхоз белән (Олы Кайбыч, Кече Кайбыч авыллары) берләштерелә, 1961 елда “Правда” колхозы итеп үзгәртелә. 1985 елда “Правда” һәм “Авангард” колхозларына бүленә. 1993 елдан “Авангард” крәстияннәр хуҗалыгы ассоциациясе. 2006 елдан – “Кошман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, хәзер “Ак Барс Кайбыч” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – җидееллык (яңа бина төзелә), 1967 елда – сигезьеллык, 1997 елда – урта (яңа бина төзелә), 2011 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2005 елдан Әбрар Сәгыйди исемен йөртә.

2005 елда мәктәптә Әбрар Сәгыйди исемендәге төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Р.З.Садриева, коллекциясендә 240 саклау берәмлеге исәпләнә) ачыла.

Авылда мәдәният йорты (1979 елда яңа бина төзелә), китапханә (1956 елдан), балалар бакчасы (1995 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, универсаль спорт мәйданчыгы (2016 елдан), 2 мәчет (1990 елдан, 2006 елдан “Сәхәбетдин” мәчете), мәдрәсә бар.

Мәдәният йорты каршында “Мизгел” вокаль ансамбле (2017 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Өянкеле кизләү” чишмәсе бар.

Күренекле кешеләре

А.Х.Борһанов (1912–1990) – моторист, Социалистик хезмәт Герое;

Х.Л.Гарипова (1952 елда туган) – журналист, тәрҗемәче, язучы;

К.Х.Мөхетдинов (1906–?) – инженер, хуҗалык эшлеклесе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;

Ә.М.Сәгыйтов (Әбрар Сәгыйди) (1895–1939) – шагыйрь, педагог (авылда аның кабере сакланган);

М.Ә.Сәгыйтов (1929–2017) – тел галиме, филология фәннәре кандидаты, РФ югары белем бирү мактаулы хезмәткәре;

Г.С.Салаватуллин (1934 елда туган) – слесарь, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, “Почёт билгесе” ордены кавалеры;

М.Б.Хәйруллин (1940 елда туган) – тел галиме, филология фәннәре докторы;

З.Х.Шәрәф (1898–1947) – агроном-селекционер, РСФСРның атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Халык саны:

Олы Кошман һәм Кече Кошман авыллары:

1782 елда – 235 ир-ат;
1859 елда – 1407,
1897 елда – 2404,
1908 елда – 2916,
1920 елда – 2289,
1926 елда – 2160,
1938 елда – 1297,
1949 елда – 1323,
1958 елда – 1141,
1970 елда – 1182,
1979 елда – 979,
1989 елда – 746,
2002 елда – 843,
2010 елда – 714,
2017 елда – 765 кеше (татарлар).