- РУС
- ТАТ
Хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ветеринария фәннәре докторы (1996), РФнең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1997), Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (2010)
1950 елның 1 мае, Арча районы Апаз авылы – 2022 елның 24 июне, Казан, туган авылында җирләнә.
Казан ветеринария институтын (1973), Саратов Югары партия мәктәбен (1987) тәмамлый.
1973–1974 елларда Зеленодольск районы «Бишнә» совхозында баш ветеринария табибе.
1974–1983 елларда Балтач районында: Чапаев исемендәге колхозда баш ветеринария табибе (1978 елга кадәр), 1978–1980 елларда «Правда» колхозы рәисе, 1980 елдан КПСС райкомының 2 нче секретаре.
1983–1984 елларда Халык депутатларының Арча район советы башкарма комитеты рәисе.
1984–1990 елларда КПССның Мамадыш райкомы 1 нче секретаре.
1991–1996 елларда ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. Бер үк вакытта, 1995–1996 елда, ТР премьер-министры урынбасары.
1996–2007 елларда Нурлат районы һәм Нурлат шәһәре хакимияте башлыгы; Нурлат берләштерелгән халык депутатлары советы рәисе, бер үк вакытта, 2006 елдан, Казан аграр университеты профессоры.
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты (2007 елдан).
Ф.С.Сибәгатуллин республика авыл хуҗалыгы үсешенә (авыл хуҗалыгы культураларының уңышын арттыру, терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү) җитди өлеш кертә. Ул җитәкчелек иткән елларда Нурлат районы республикада ашлык җитештерү, терлекчелек күрсәткечләре буенча алдынгы урыннарны били. Әлеге чорда Нурлатта һәм районның башка торак пунктларында социаль-мәдәният һәм көнкүреш объектларын реконструкцияләү, яңарту һәм яңаларын төзү буенча зур күләмдә эшләр башкарыла. Нурлатта үзәк мәйдан реконструкцияләнә, концертлар залы булган, 300 укучыга исәпләнгән Балалар сәнгать мәктәбе, гомуми белем бирү мәктәпләре (1296 һәм 650 урынлы), һөнәри лицей (540 урынлы), тимер юл вокзалы, очу-утырту полосалы аэропорт, Мәдәният сарае, Яшьләр үзәге, Спорт сарае (1500 урынлы) сафка баса; район телетапшырулары оештырыла. Барлык торак пунктларда диярлек йортларга газ кертү гамәлгә ашырыла, Мамык, Рус Богдашкиносы, Каравыл Тавы авылларында суүткәргеч төзелә, берничә торак пунктта мәдәният йортлары барлыкка килә.
Фәнни хезмәтләре ветеринария эшен, нәсел-токымга бәйле эшләрне оештыру һәм законнар белән көйләү мәсьәләләренә, базар икътисады шартларында ТРда терлекчелекнең һәм аграр секторның үсеш үзенчәлекләренә багышлана.
ТРның Дәүләт бүләге (2000) уҗым арышының югары уңыш бирә торган сортларын китереп чыгаруда һәм тиз арада производствога кертүдә катнашканы өчен бирелә. Татар халкының борынгы чор, урта гасырлар тарихына һәм дөньяда төрле диннәрнең җәмгыять тормышында тоткан урыны һәм роленә багышланган тарихи публицистик хезмәтләр авторы.
1985–1995 елларда ТАССР, ТССР, ТР ЮС депутаты, 1995–2004 елларда ТР халык депутаты.
Россия Язучылар берлеге әгъзасы (2016)
Халыклар дуслыгы, «Почёт», IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Болезни животных, передающиеся от животных к человеку. Казань, 1994 (автордаш).
Ветеринарная служба и рыночная экономика. Казань, 1994 (автордаш).
Развитие сельскохозяйственной кооперации. Казань, 1998 (автордаш).
Совершенствование холмогорского скота в Татарстане. М., 2001 (автордаш).
От Атиллы до президента: В 2 кн. Казань, 2008.
«Великие татары – строители и защитники государства российского». Казань, 2012.
Созидатель. Казань, 2010.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.