Биографиясе

1929 елның 1 ноябре, Урта Идел крае, хәзерге Самара өлкәсе Красный Яр авылы — 2000 елның 24 декабре, Мәскәү.

Уфа нефть институтын тәмамлый (1956).

1950–1960 елларда Новоуфимск нефть эшкәртү заводында (Уфа) эшли: оператор, җайланма, цех башлыгы, баш инженер урынбасары.

1960–1963 елларда ТАССР ХКСның Химия сәнәгате идарәсе башлыгы урынбасары.

1963–1985 елларда Түбән Кама нефть химиясе комбинаты («Түбәнкаманефтехим» ҖБ) директоры, генераль директоры.

1985 елдан СССР нефть эшкәртү һәм нефть химиясе министрының беренче урынбасары, 1989 елдан министры, 1989–1990 елларда СССР химия һәм нефть эшкәртү сәнәгате министры.

1991 елдан «Нефтек-Техно» АҖ (Мәскәү) президенты, бер үк вакытта, 1997 елдан «Түбәнкаманефтехим» АҖнең директорлар советы рәисе.

Лемаев җитәкчелегендә Татарстанда кыска вакыт эчендә илдәге һәм Европадагы иң эре нефть химиясе предприятиесе — «Түбәнкаманефтехим» төзелә, анда нефть газыннан һәм нефть химиясе продукциясенең халык хуҗалыгының күп тармакларында киң кулланыла торган башка прогрессив төрләреннән этилен, дивинил, этилен окисе, изопрен-мономер, ясалма каучук җитештерү үзләштерелә; Түбән Кама шәһәре төзелә.

Хезмәтләре нефть эшкәртү технологиясенә карый.

Уйлап табуга 68 авторлык таныклыгы бар. СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты (1973).

Герой исеме нефть химиясе һәм нефть эшкәртү сәнәгатен үстерүдәге хезмәтләре, «Түбәнкаманефтехим» ҖБдә изопрен каучук җитештерү өчен комплекс төзүдә һәм аны сафка бастыруда ирешелгән зур уңышлары өчен бирелә. 1967–1971 елларда ТАССР, 1971–1980, 1985–1990 елларда РСФСР Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, 4 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» (вафатыннан соң) орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Түбән Камада Лемаевка һәйкәл куелган, скверга аның исеме бирелгән.

Хезмәтләре

Автоматизированное управление газо­фракционными установками. М., 1980 (автордаш);

Устремлённость. К., 1985.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.