Эчтәлек

Тел нормалары әдәби телнең үзенчәлекле билгеләре булып тора. Әдәби тел нормаларының формалашуы — катлаулы процесс, телнең тарихи үсешен тикшерү, өйрәнүне таләп итә. Нинди дә булса милләт барлыкка килгәнче, аның тел нормалары тотрыксыз була, әдәби телнең сөйләм һәм язма формалары арасында шактый аерма күзәтелә.

Татар теленең төп нормалары борынгы төрки телләргә (VI–IX йөзләр) барып тоташа. Идел буе төрки-татар теленә хас локаль нормалар формалаша башлау Болгар (IX йөз — XIII йөзнең 1 нче яртысы) һәм Алтын Урда (XIII йөзнең 2 нче яртысы — XIV йөз) дәүләтләре төзелү чорларына туры килә. Казан ханлыгы чорында (XIV–XVI йөзләр) иске татар әдәби теленең лексик, фонетик һәм грамматик нормалары формалаша, алар XVII–XVIII йөзләрдә алга таба үсеш ала.

Татар милләте формалашу чорында (XIX йөз — XX йөз башы) татар теле үсешендә яңа этап башлана: фонетик, лексик һәм грамматик нормалар җанлы халык сөйләменә якыная.

Татар әдәби теленең хәзерге нормалары Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, Ф.Әмирхан һ.б. язучыларның әсәрләрендә, К.Насыйри, Г.Нугайбәк, Ә.Максуди һ.б.ның дәреслекләрендә һәм грамматикаларында формалаша башлый.

Хәзерге татар теленең төп нормалары XX йөзнең 1 нче яртысында тулысынча урнаша. Тулаем алганда, кабул ителгән әдәби норма аерым тел чараларының төрле стилистик функцияләр башкарганда килеп чыккан башка төрләрен дә кире какмый. Әдәби норма белән телнең реаль кулланылышы арасында аермалар булмый калмый. Алар җәмгыять үсешенең тарихи этабы, аның социаль төзелеше, шулай ук тел мохите үзенчәлекләре белән билгеләнә.

Әдәби телнең орфографик һәм грамматик нормалары — шактый тотрыклы булулары белән, лексик нормалары ирекле кулланылышка ия булулары белән аерылып торалар. Әдәби нормаларны яңартучы чыганаклар күптөрле. Беренче чиратта бу — җанлы сөйләм. Яңа сүзләр, күпчелек кешеләр телендә еш кабатлану сәбәпле, әдәби кулланылышка кереп китәргә һәм норматив сүзләр буларак кабул ителергә мөмкин.

Төрле үзгәрешләр чыганагы булып диалектлар хезмәт итә; мәсәлән, татар әдәби теленә күлдәвек, җайдак, тоҗым (көзге пәрәвез) кебек диалекталь сүзләр керә. Әдәби норма башка телләрдән алынмалар ала. Күпчелек гарәп алынмалары (китап, мәхәббәт, хәрби, хат), рус алынмалары (арыш, мич, чиркәү), фарсы алынмалары (тәрәзә, чалбар, дару), кытай (бакыр, энҗе), монгол (карагай, ясаул) алынмалары татар теленең фонетик һәм грамматик йогынтысы нәтиҗәсендә анда ныклап урнашалар һәм алынма сүзләр булып кабул ителми башлыйлар.

XX йөз ахыры — XXI йөз башында татар телендә (нигездә, рус теле аркылы) инглиз һәм башка Көнбатыш Европа телләреннән кергән алынма сүзләр (спикер, бизнес-план, менеджер) барлыкка килә. Әдәби нормаларның формалашуы, саклануы һәм таралыш алуында матур әдәбиятның, мәктәп, театр, телевидение, радио тапшырулары һ.б. массакүләм мәгълүмат чараларының роле зур.

Әдәби нормалар телнең үзендә күзәтелгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә яңарыш кичерүче грамматика дәреслекләрендә һәм сүзлекләрдә теркәлә.

Әдәбият  

Хаков В.Х. Тел — тарих көзгесе. К., 2003; 

Ицкович В.А. Языковая норма. М., 1968; 

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.

АвторларФ.Ә.Ганиев, В.Х.Хаков