Гомуми мәгълүмат

Пермь краеның көньяк өлешендә урнашкан. 1924 елда оештырыла. Мәйданы – 2057,5 кв.км. Үзәге – Оса шәһәре (Пермь шәһәреннән 146 км ераклыкта урнашкан).

Халкы – 29104 кеше (2015 ел), шул исәптән татарлар – 641 кеше. Татарларның күбесе Оса шәһәрендә яши.

Татар җәмгыяте тормышы

1899 елда Оса шәһәрендә мәчет төзелә (Гайнинская, хәзер Володарский урамында урнаша); 1923 елның ноябрь аенда әлеге мәчет каршында мөселманнар дини җәмгыяте теркәлә (1924 елда 72 кеше исәпләнә). 1930 елда мәчет ябыла, 2011 елда Пермь крае мөселманнарының Диния нәзарәте милкенә тапшырыла, архитектура истәлеге.

Оса өяз земство идарәсе каршында 1917 елның уртасында – 1918 елның башында Милли Шура эшли.

1960–2000 елларда Оса педагогика училищесендә татар мәктәпләре өчен башлангыч сыйныф укытучылары әзерләнә; 2001–2005 елларда «Нәүрүз» балалар берләшмәсе эшли, анда татар теле һәм мәдәнияте өйрәнелә.

2003 елдан Татар-башкорт иҗтимагый үзәге эшли. 2004 елда «Кама буе халыкларының үзенчәлекләрен саклау» темасын яктырткан «Канатлар ныгыганда» проекты тормышка ашырыла, аның кысаларында «Сәйлән» гамәли сәнгать клубы; Оса музеенда милли бүлмәләр; «Милли кием», «Безнең янәшәбездә» исемле халык мәдәниятен өйрәнү дәресләре; «Ядкәр» җыр һәм бию ансамбле оештырыла; Казанның меңьеллыгына багышланган ток-шоу үткәрелә. Оса мәдәният һәм ял үзәгендә «Чулман моңы» җыр һәм бию ансамбле эшли.

Оса районы белән Татарстан Республикасы арасында тыгыз мәдәни бәйләнешләр яшәп килә.

Күренекле кешеләре

Совет һәм партия эшлеклесе С.Ә.Габдесәламовның тормышы һәм эшчәнлеге Оса районы белән бәйле.