- РУС
- ТАТ
35 төре билгеле, Евразиядә һәм Төньяк-көнбатыш Африкада таралганнар. ТР территориясендә 5 төре бар. Сабан тургае (A. pratensis) — күпсанлы гадәти төр, очып күченү вакытында кырларда, болыннарда очрый, оялау чорында ара-тирә Идел алдында түмгәкле дымлы болыннарда күренә. Урман тургае (A. trivialis) төрле типтагы урманнарда, күбесенчә урман буйларында, аланнарда, кисенделәрдә яши. Кызыл түшле тургай (A.сervina) язын һәм көзен очып күченү вакытында очрый.
Гәүдәсенең озынлыгы 14–18 см, авырлыгы 17–25 г. Томшыгы очлы. Аяклары нәзек, җирдә йөгереп йөрүгә җайлашкан. Аркасында каурый капламы кара буй-буй таплы коңгырт-соры, корсак ягы кара тимгелле аксыл төстә. Койрыгы түгәрәкләнгән яки аз гына уемтылы. Арткы бармагы озын тырнаклы. Ояларын яшереп җирдә коралар. Апрельдә тимгелле 4–5 зәйтүнсыман-көрән йомыркалар салалар, беренче оя балалары 9–14 тәүлектән соң чыга. Июнь–июльдә икенче оя балалары чыга. Бөҗәкләр, моллюсклар, суалчаннар, кайвакыт бөҗәкләр белән тукланалар. Кышлау урынына сентябрьдә очып китәләр.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.