Эчтәлек

Борынгы ышануларда кешеләр арасында яши, тышкы кыяфәте белән алардан аерылмый. Мәцкәй-мәчкәй төннәрен утлы шар булып очып йөри, кешеләрнең канын эчә, аларга чир-авырулар йоктыра. Ул Убырны һәм Убырлы карчыкны хәтерләтә.

Мәцкәй-мәчкәйдән кешене, догалар ярдәмендә, мулла гына коткара ала.

Башкорт мифологиясендә Мәцкәй-мәчкәй явыз зат буларак та, күрәзәче уңай зат буларак та билгеле. («Кузы Күрпәч белән Баянсылу» дастанының башкорт версиясе).

Әдәбият  

Татар халык иҗаты: Мәкальләр һәм әйтемнәр. К., 1987;

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. К., 1987;

Башҡорт халык ижады: Әкияттәр. Өфө, 1976. 1 кит;

Киреев А.Н. Башкирский народный героический эпос. Уфа, 1970.