Тарихы

1710 елдан мәгълүм.

1860 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элек Кама тимер заводына беркетелгәннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1892–1893 елларда Мамадыш өязе урманчысы П.А.Григорьев башлагычы белән җирле крәстиян С.П.Филатов һәм Мамадыш сәүдәгәре К.Н.Щербаков акчасына авылда Троица чиркәве төзелә (классицистик юнәлештә эклектика стилендәге зур булмаган агач гыйбадәтханә; дини архитектура истәлеге; хәзер ярым җимерек хәлдә).

XX йөз башында авылда Троица чиркәве, чиркәү-приход мәктәбе (1886 елда ачыла), 2 җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2044 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Троица-Сәкинәс волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан Мамадыш районында.

Хәзер Омар авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1924 елда авылда “Улучшение” авыл хуҗалыгы кредит ширкәте оештырыла. 2007 елдан “Омар” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында (Омар авыл җирлегенә кергән барлык торак пунктлар территориясендә эшли).

Халкы терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф

2007 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1782 елда – 140 ир-ат;
1859 елда – 775,
1897 елда – 1097,
1908 елда – 1395,
1920 елда – 1396,
1926 елда – 1443,
1938 елда – 1146,
1949 елда – 624,
1958 елда – 368,
1970 елда – 329,
1979 елда – 208,
1989 елда – 129,
2002 елда – 64,
2010 елда – 43,
2017 елда – 41 кеше (руслар).