Административ-территориаль буйсынуы

1929 елда Ульянково авылыннан күченүчеләр тарафыннан Лобашки буларак нигез салына. 1945 елдан хәзерге исемдә.

Оештырылган вакытыннан Кайбыч районында. 1944 елның 19 февраленнән – Подберезье, 1956 елның 17 маеннан – Кайбыч, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан – Апас, 1991 елның 19 апреленнән Кайбыч районында.

Хәзер Ульянково авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1928 елда авылда “Победа” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына Воскресенский поселогы, Корноухово авылы керә, 1959 елда “Ульянково” колхозы (Ульянково, Корноухово авыллары, Воскресенский поселогы) составына керә. 1991 елда поселок берләштерелгән “Дружба” колхозы составында аерылып чыга (Корноухово авылы, Вознесенский поселогы). 1998 елдан – “Ульянково” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре – I һәм II Победа курганнар төркеме (Абашево культурасы) табыла.

Халык саны

1938 елда – 137,
1949 елда – 88,
1958 елда – 95,
1970 елда – 93,
1979 елда – 67,
1989 елда – 35,
2002 елда – 24,
2010 елда – 19,
2017 елда – 14 кеше (руслар).