XIX йөз башындагы Казан китап басу үрнәге, укучылар, студентлар өчен монгол әдәбияты буенча беренче ярдәмлек. Шәрекъне өйрәнүче белгеч, Казан университетының монгол теле кафедрасы мөдире профессор О.М.Ковалевскийның Себергә һәм Пекинга (1828–1831) фәнни командировкасы вакытында алынган материаллар нигезендә төзелә. Ул текстны үзе җыя, корректурасын да үзе укый, чөнки ул вакытта Казанда монгол телен белгән хәреф җыючы булмый (хәрефләр Петербург ФА басмаханәсеннән җибәрелә).

1836 елда чыккан 1 нче томда монгол повестьлары, риваятьләр, кыска хикәяләр урын ала. 1837 елда басылган 2 нче томга Тибет, Монголия, Кытайдагы будда дине тарихы буенча фәнгә билгеле булмаган чыганаклардан алынган мәгълүматлар керә. Ковалевский тарафыннан рус телендә төзелгән тарихи, этнографик һәм филол. искәрмәләр һәм күрсәткечләр (сүзлекле, исемле, предметлы) басманы аеруча әһәмиятле итә. Моннан тыш 2 нче томга монгол ел исәбе таблицасы һәм Шакьямуни (Будда) турындагы риваятьләр дә керә. Хрестоматиядә монгол әдәбиятының барлык жанрларыннан да үрнәкләр бирелә. «Монгольская хрестоматия»не төзегән өчен, профессор Ковалевскийга тулы Демидов бүләге бирелә, ул Петербург ФАнең мөхбир әгъзасы (1837), академигы (1847) итеп сайлана, әмма сәяси сәбәпләр аркасында Николай I галимне академик дәрәҗәсендә расламый. Ковалевский Мәскәү университеты каршындагы Россия тарихы һәм борынгылык җәмгыятенә, Париждагы Азия җәмгыятенә әгъза итеп алына. «Монгольская хрестоматия» Россия уку йортларында гына түгел, Берлин университетында да монгол телен укытуда нигез булып тора; Көнчыгыш Себернең өяз училищеләрендә, Иркутск һәм Нерчинск рухани училищеләрендә, Иркутск семинариясендә, Казан руханилар академиясендә дә уку ярдәмлеге буларак файдаланыла, аны Казан, Санкт-Петербург һәм Харьков университетлары китапханәләре алдыра.

Әдәбият          

Парамонова Н.Б. Книгоиздательская деятельность Казанского университета в первой половине XIX века: Дис. Л., 1977.

Автор — И.А.Новицкая