Гомуми мәгълүмат

Әстерхан өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан. 1965 елда оештырыла. Мәйданы – 5234 кв.км. Үзәге – Лиман поселогы (Әстерхан шәһәреннән 106 км читтә).

Халкы – 33,5 мең кеше, шул исәптән татарлар – 162 кеше (2002). Татарлар, нигездә, Лиман поселогында (2016 елда – 171 кеше), Зинзәлә (901), Оля (30), Заречное (15), Михайловка (10) авылларында яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1917 елга кадәр Зинзәлә авылында (1773 елда нигез салына) мәчет (1872 елда төзелә) була. 1950 елларга кадәр татар мәктәбе эшли.

1990 еллардан монда Татар этник советы, авыл мәдәният йорты каршында «Дуслык» фольклор коллективы, «Татар кызы» татар вокаль хатын-кызлар төркеме (икесе дә 1997 елдан) эшли.