СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1934 ел 16 апрель карары нигезендә булдырыла.

1936 елның 29 июнендә расланган Нигезләмәгә ярашлы рәвештә, бу исем СССР Югары Советы Президиумы тарафыннан бирелә.

Геройларга — СССР Үзәк Башкарма Комитетының махсус грамотасы, ә 1936 елдан СССРның иң югары бүләге — Ленин ордены тапшырыла.

Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган гражданнарны махсус бүләкләү максатыннан СССР Югары Советы Президиумының 1939 ел 1 август карары нигезендә «Алтын Йолдыз» медале булдырыла. Шул вакыттан алып, Советлар Союзы Героена СССРның иң югары бүләге — Ленин ордены, махсус бүләк — «Алтын йолдыз» медале һәм СССР Югары Совет Президиумының Мактау грамотасы тапшырыла, кешегә Советлар Союзы Герое исеме кабаттан бирелгән очракта, ул «Алтын Йолдыз» медале һәм грамота белән бүләкләнә.

Батырлыкларын билгеләү максатыннан ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган кешенең — туган җирендә, өч тапкыр Советлар Союзы Герое булган кешенең — Мәскәүдә бронзадан бюсты куела.

Татарстанда яшәүчеләр арасында Советлар Союзы Герое исеменә 187 кеше лаек була, аларның 63 е — татар.

СССРның башка республикалары, край һәм өлкәләреннән булган татарлар арасында якынча 160 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.

Татарстанда туып үскән, Бөек Ватан сугышы елларында авиация полкы штурманы булган Н.Г.Столяров Советлар Союзы Герое исеменә ике тапкыр (1944 һәм 1945 елларда) лаек була.

Чыганаклар

Собрание законов и распоряжений Рабоче-Крестьянского Правительства СССР. М., 1934;

Сборник законов СССР и Указов Президиума Верховного Совета СССР, 1938–1961. М., 1961.

Әдәбият

Славные сыны Башкирии: В 5 кн. Уфа, 1965–1985;

Ракипов Ш.З. Хранить вечно. Казань, 1980;

Герои Советского Союза — наши земляки: В 3 кн. Казань, 1982–1985; Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь: В 2 т. М., 1987–1988;

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин