Тарихы

XVII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Акай-Куль, Костино исемнәре белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында  халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык тарала.

1891 һәм 1903 елларда зур янгыннар була, авыл бөтенләй диярлек янып бетә.

1897 елдан октябрь аенда ел саен ярминкә уздырыла. 1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда чиркәү (Стахеевлар акчасына төзелә, 1930 елларда анда клуб урнаша), 3 су тегермәне, 2 бакалея кибете һәм 2 мануфактура кибете, Стахеевларның икмәк складлары, тимерче алачыгы була; XX йөз башында 5 май язу бинасы, йон тетү бинасы, базар рәтләре, 4 тегермән бар.

1910 елдан авылда волость үзәге урнаша.

1882 елда бер сыйныфлы ир балалар чиркәү-приход мәктәбе ачыла, соңрак катнаш мәктәп (1895 елда – 36 ир бала, 1910 елда 39 ир бала һәм 9 кыз бала укый) итеп үзгәртелә; 1912 елда дүрт сыйныфлы земство мәктәбе эшли.

XX йөз башында (1912 елга кадәр) фельдшер-акушерлык пункты ачыла. Авыл җәмәгатенең имана җире 4493 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл 1920 елдагы “сәнәкчеләр” фетнәсе үзәкләренең берсе була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Александр-Карамалы волосте үзәге. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Шуган авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда беренче “Новый путь” колхозы (беренче рәисе – И.Д.Сухов) оештырыла. 1961 елда аның составына “Новая жизнь” колхозы (Рус Смыловкасы,Татар Смыловкасы) керә, 1964 елда “Маяк” колхозы (Олы Чакмак авылы) составында. 1990 елда “Новый путь” колхозы булып аерылып чыга. 1994 елдан “Новый путь” күмәк предприятиесе, хәзер “Август-Мөслим” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда җидееллык мәктәп ачыла, 1932 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, 1936 елда – урта (1962 елда яңа бина төзелә), 2015 елда П.А.Днепров исемендәге тулы булмаган урта мәктәп (Советлар Союзы Герое, шул мәктәпне тәмамлый, 2015 елда мәктәп бинасында аңа мемориаль такта куела) итеп үзгәртелә.

Мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (1970 елларда Ш.Р.Шәрипов һәм Е.Г.Соловьева тарафыннан нигезләнә) бар.

1941–1945 елларда авылда Ленинградтан эвакуацияләнүчеләр урнаштырыла, эвакуацияләнгән балалар йорты (соңрак аның җирлегендә 68 нче балалар йорты оештырыла) эшли.

Авылда балалар бакчасы (1968 елдан), мәдәният йорты (башта элекке чиркәү бинасында урнаша, 1976 елда яңа бина төзелә), китапханә (1953 елдан), Николай Чудотворец чиркәве (2007 елдан), Николай Чудотворец чиркәве каршында кәшәнә (2010 елдан, элекке Стахеевлар чиркәве урынында). 2013 елда күп функцияле үзәк бинасы төзелә, анда мәдәният йорты, китапханә, фельшер-акушерлык пункты урнаша.

Мәдәният йорты каршында “Хамелеон” балалар курчак театры (2007 елдан), “Черемушки” фольклор ансамбле (2011 елдан), “Шуганские звездочки” балалар хореография коллективы (2014 елдан) эшли.

Авылда тарихи-мәдәни мирас – земство мәктәбе бинасы (1912 ел, барокко, классицизм һәм модернның стильләшкән элементлары белән эклектика стилендә), сәүдәгәр Нәҗип Сәлимовның кибет бинасы (XX йөз башы) сакланган.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Рус Шуганы туктаулыгы (буралы курган культурасы), IV, V, VI  Рус Шуганы туктаулыклары (буралы курган культурасы), Рус Шуганы табылдыгы (Кушнаренко культурасы), I  Рус Шуганы торулыгы (Чиркәскүл, Кушнаренко культуралары) һәм II  Рус Шуганы торулыгы (энеолит һәм элекке бронза дәвере, Пьянобор һәм Кушнаренко культуралары, Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), Рус Шуганы шәһәрлеге (Акайкино тавы) (Пьянобор һәм  Бахмутино культуралары).

Күренекле кешеләре

А.Л.Фролов (1960–2002) – шагыйрь;

И.А.Жданов (Иван Грай) (1939 елда туган) – шагыйрь.

Халык саны

1858 елда – 577 ир-ат;
1870 елда – 1510,
1884 елда – 2023,
1897 елда – 2481,
1920 елда – 2867,
1926 елда – 2240,
1938 елда – 1624,
1949 елда – 1394,
1958 елда. – 883,
1970 елда – 915,
1979 елда – 772,
1989 елда – 604,
2002 елда – 619,
2010 елда – 511,
2017 елда – 588 кеше (руслар).